Ввести в действие с 01. 09. 2014 г. Приказ №43/4 от 29. 08. 2014 г. Директор Р. Р. Зарипов



Сторінка19/34
Дата конвертації11.04.2016
Розмір5.04 Mb.
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   34

7 класс (татарская группа)

Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

Фигыль.

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары.



Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр.

Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе. Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив фигыль, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы.

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланылышы.

Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль буларак кулланылу очраклары.

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат.

Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Хәбәрлек сүзләр.

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат.

Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре. Бәйлекләрне төркемләү. Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы. Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү. Кабатлау.

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы.

Теркәгечләрне төркемләү.

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Кабатлау.

Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Башкалар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби герой турында сөйләү.

Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.

Бәйрәм белән котлау тексты язу.

Грамматик биремле контроль диктантлар язу.

Рәсемгә карап, хикәя төзү.

Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.

Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложениеләр язу.

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

Экскурсиядә һәм төрле спектакль-концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.

8 класс (русская группа)

1. Җөмлəнең баш һəм иярчен кисəклəрен аера белергə өйрəтү.

2. Кушма исем һəм кушма фигыль хəбəрлəрне билгелəргə күнектерү.

3. Затланышлы һəм затланышсыз фигыльлəрне сөйлəмдə дөрес куллануга ирешү.

4. Аналитик фигыльлəрне сөйлəмдə аңлап кулланырга һəм рус теленə тəрҗемə итəргə өйрəтү.

5. Фигыльнең төшем һəм йөклəтү юнəлешлəрен гамəли үзлəштерү.

6. Тəрҗемəле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һəм башка төр сүзлеклəрдəн файдаланырга күнектерү.

7. Бер составлы фигыль җөмлəнең сөйлəмдə актив кулланыла торган төрлəрен гамəли үзлəштерү.

8. Атау җөмлəлəрне сөйлəмдə танып белергə өйрəтү.

9. Диалогик сөйлəмгə хас булган сүз җөмлəлəр белəн таныштыру.

10. Тулы һəм ким, җыйнак һəм җəенке җөмлəлəрне аера белергə гадəтлəндерү.

11. Татар җөмлəсендə сүз тəртибе үзенчəлеклəрен гамəли үзлəштерү.

12. Туры сөйлəм турында мəгълүмат җиткерү.

13. Актив үзлəштерелгəн сүзлəрнең синонимнарын, антонимнарын, фразеологик берəмлеклəрне сөйлəмдə куллануга ирешү.



8 класс(татарская группа)

5 -7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Телебезнең синтаксик һәм сөйләм берәмлекләре (сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст) турында төшенчә.

Гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы һәм текст синтаксисы хакында кыскача мәгълүмат.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә. Сүзләр бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат. Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Аларны белдерә торган тел чаралары. Ияртүле бәйләнешнең сөйләм оештырудагы роле.

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре һәм үзенчәлекләре.

Кабатлау.

Җөмлә кисәкләре. Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе, төрләре. Хәбәр һәм аның белдерелүе, төрләре. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.

Хәбәрнең ия белән ярашуы. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.

Кабатлау.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның белдерелүе һәм аерылмыш белән бәйләнеше.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле. Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле. Шарт хәле. Кире хәл. Аерымланган хәлләр турында төшенчә. Телебездә төрле хәлләрнең аерымлану үзенчәлекләре. Алар янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше. Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Модаль кисәкләр. Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Эндәш һәм кереш сүзләрнең үзенчәлекләре, җөмләдәге урыны. Кереш сүзләрне мәгънә ягыннан төркемләү. Эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә. Аларны үзара теркәүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Сүз тәртибе. Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе. Төрле сөйләм стильләрендә сүз тәртибен билгеләүче факторлар. Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.

Кабатлау.

Гади җөмлә төрләре. Җөмлә турында гомуми төшенчә (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү). Әйтү максаты буенча төрле җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Оештыручы үзәкнең саны буенча җөмлә төрләре: ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Бер составлы җөмлә төрләре һәм аларның үзенчәлекләре. Бер составлы исем (атау) җөмлә. Бер составлы фигыль (иясез) җөмләләр. Бер составлы сүз җөмлә.

Кабатлау.

Тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу-кулланылмавы буенча җөмлә төрләре: тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмләләрнең төрләре һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә. Инкарь җөмләләр һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау. Гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укыган әдәби әсәр героена адресланган хат язу.

Тормышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу.

Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру.

Әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.

Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләрен үтәү.

Экологик темага сочинение элементлары булган изложениеләр язу.

Үтелгән темаларга таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

Дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләргә таянып, сочинениеләр язу.



9 класс (русская группа)

1. Гади һəм кушма җөмлəлəрне дөрес кулланырга өйрəтү.

2. Теркəгечле һəм теркəгечсез кушма җөмлəлəрне сөйлəмдə кулану күнекмəлəре булдыру.

3. Иярченле кушма җөмлəлəрнең сөйлəмдə актив булган аналитик һəм синтетик төрлəрен, аларга хас бəйлəүче чараларны һəм рус теленə тəрҗемə итү үзенчəлеклəрен гамəли үзлəштерү.

4. Тезмə һəм иярченле кушма җөмлəлəрдə тыныш билгелəрен дөрес кую һəм аларны тиешле интонация белəн əйтү күнекмəлəре булдыру.

5. Сөйлəмнең иң зур берəмлеге — текст турында мəгълүмат бирү.



9 класс (татарская группа)

Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

Кушма җөмлә һәм кушма җөмлә синтаксисы буенча гомуми төшенчә (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү). Кушма җөмләне төзүче аерым җөмләләрнең грамматик, мәгънә һәм төзелеше ягыннан бәйләнеше турында кыскача мәгълүмат.

Форма һәм мәгънә бәйләнеше буенча кушма җөмлә төрләре: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасындагы мәгънәви бәйләнешләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән (аналитик) иярченле кушма җөмләләр. Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.

Кабатлау.

Мәгънә (функциональ) ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында гомуми төшенчә. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.

Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

Кереш җөмләләр турында мәгълүмат. Кабатлау.

Составындагы хәбәрлекле үзәкләрнең саны буенча кушма җөмлә төрләре: ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмлә. Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле (тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле һәм берничә төр иярүле) кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә турында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Текст синтаксисы һәм пунктуация.

Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат. Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тынына билгеләре.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау. Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы. Сөйләмдә калькалар куллану.

5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология буенча 6-7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча 8-9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.

Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.

Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.

Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.

Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.

Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ. б.) үрнәкләрен язу.

Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.

Татарская литература.

5 класс.(русская группа)

Программаның эчтәлеге.

1. Яңа уку елы белән.

2. Кеше һəм сəламəтлек.

3. Өйдə һəм кунакта.

4. Туган ягыбызның табигате.

5. Татарстан — минем республикам.

6. Уйныйбыз да, биибез дə.

7. Һөнəрлəр дөньясында.

8. Музейлар һəм театрлар.

9. Сəяхəт итү.

10. Җəй.


11. Татар балалар язучылары һəм шагыйрьлəре.

Яңа уку елы белән

Ясалма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны, бәйлекләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру, әдәби текстны укып аңлау.

Кеше һәм сәламәтлек

Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.

Өйдә һәм кунакта

Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау.

Туган як табигате

Фигыль заманнарын аңлап куллана, тәрҗемә итә белү, рус һәм татар телләрен янәшә куеп өйрәнү.

Татарстан – минем республикам

Сәнгатьле уку,текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү.

Уйныйбыз да, биибез дә.

Орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик сөйләм оештыру

Һөнәрләр дөньясында

Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә билгеле киләчәк заман фигыльне урынлы куллану.

Музейлар һәм театрлар

Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану.

Сәяхәт итү

Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.

Җәй


Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.

Язучылар, шагыйрьләр

Бари Рәхмәт, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Резеда Вәлиева, Г.Тукай, И. Гази, Шәүкәт Галиев, Ринат Мөхәммәдиев. Аңлап, кыскача биографияләрне, әсәрләрне сөйли белү.

5 класс.(татарская группа)

Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. «Зирәк карт», «Җил арба» әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү .Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр һәм шарадалар.

Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. «Эшкә өндәү», «Сабыйга», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре.Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. «Ана догасы». Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. «Су анасы» балеты.

Балет музыкасыннан өзек тыңлау. «Тукай һәм музыка» темасына сөйләшү.

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. «Казанда Тукай һәйкәлләре» дигән темага әңгәмә.

Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. «Тукай» романы (өзек).

Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.

Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Айлы төн», «Син.

А.Алиш. Язучы турында белешмә. “Ялкаулык – кеше» шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.

Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. «Кәҗүл читек» хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.

Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. «Гөлләр бакчасында» шигыре, «Кыр казы» хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Яз башы» хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе.

Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.

Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл» әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. «Үлем уены» поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Сертотмас үрдәк» әкияте. «Чуар тавык» хикәясе (өзекләр). Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге.

Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат», «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.

Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре.«Кар нинди җылы?» хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Казан» шигыре.

Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге.

Гамир Дәүләтшин. «Гасырлар тирәнлегеннән». Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау.

Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. «Нинди ул Татарстан?» Республика турында мәгълүмат бирү.

Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары». Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү. «Ялгыз торна» хикәясе. Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.

Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. «Алтын куллар», «Телләр белүче каләм», «Магнитофон онытмый», «Саумысыз, арышларым» шигырьләре, һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Анам теле» шигыре. «Кояштагы тап» әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.

Ш.Маннапов. Мин гармунда ничек өйрәндем.

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. «Табигатьнең газиз баласы» хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.



6 класс. (русская группа)

АРАЛАШУ ТЕМАЛАРЫ

1. Белем һəм хезмəт.

2. Сəламəтлек — зур байлык.

3. Туганлык мөнəсəбəтлəре.

4. Кешенең рухи дөньясы.

5. Табигать — безнең йортыбыз.

6. Бакча эшлəре.

7. Авыл тормышы.

8. Татарстан Республикасы.

9. Татар халкының күренекле шəхеслəре.

10. Татар балалар язучылары һəм шагыйрьлəре иҗатыннан.


Белем һәм хезмәт

Ясалма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны, бәйлекләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру, әдәби текстны укып аңлау.

Сәламәтлек – зур байлык

Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.

Туганлык мөнәсәбәтләре

Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау

Кешенең рухи дөньясы

Фигыль заманнарын аңлап куллана, тәрҗемә итә белү, рус һәм татар телләрен янәшә куеп өйрәнү

Табигать – безнең йортыбыз

Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү

Кыр эшләре

Орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик сөйләм оештыру

Авыл тормышы

Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә билгеле киләчәк заман фигыльне урынлы куллану

Татарстан Республикасы

Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану

Язучылар, шагыйрьләр иҗаты: Бари Рәхмәт, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Резеда Зәйни, Г. Тукай, Әминә Бикчентаева, Шәүкәт Галиев, Әхмәт Гаффар

Аңлап, кыскача биографияләрне, әсәрләрне сөйли белү



6 класс. (татарская группа)

Халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. «Яшә, Республикам!» җыры. Кеше тормышында җырның әһәмияте. Кыска җырлар. Җырларның тематикасы, кеше тормышында җырның әһәмияте.

Казан кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. Казан Кремле – Татарстан башкаласының горурлыгы, мең еллык тарихка ия булган борынгы башкаланың үзәге. Сөембикә манарасы – бөтендөнья татарлары өчен Туган ил символы.

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Үги кыз» пьесасы. Аың үткен эчтәлеге, җанлы формасы, андагы халыкчан образлылык. Яшь буынны намуслылыкка, хезмәт сөюгә, булдыклылыкка, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү.

Муса Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кызыл ромашка», «Чәчәкләр» шигырьләре. Шигырьләрнең язылу тарихы, эчтәлектәге күчерелмә мәгънә.

Чагыштыру турында төшенчә.

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры. Аның оештырылу тарихы, театрны тудыруга хезмәт иткән күренекле шәхесләр.

Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше.

Җырчы Азат Аббасов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар опера сәнгатен үстерүдәге хезмәте.

Композитор Рөстәм Яхин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татарстан Республикасы гимнының авторы булуы, иҗатының классик музыка белән нык бәйләнеше.

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Иптәшләр” шигыре.Шигырьнең темасын билгеләү. Милләтләр арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү. “Кара борынның дусты” хикәясе (“Кара борын танымады”, “Яхшы кешеләр түгел икән” бүлекләре). Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Әйдүк белән Караборынның дуслыгы.

Җәүдәт Фәйзи. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татар музыка сәнгатендә аның откан урыны. Һ. Такташ шигыренә язылган “Урман кызы” җырын тыңлау һәм фикер алышу.

Ибраһим Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Йолдызлы малай” хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе, фашистлар ерткычлыгының сурәтләнеше.

Халык артистлары Ф.Халитов һәм Ш.Биктимиров иҗатлары. Аларның татар театрын үстерүгә керткән өлеше. Әлеге артистлар башкарган рольләр турында фикер алышу.

Зәки Нури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Яңа шәһәр» шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аның алга таба үсеше сурәтләнү. Шигырьнең төзелеше.

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Җырларымда телим” шигыре, “Бакчачылар” поэмасы. Шагыйрь әсәрләрендә тирән лиризм, сәнгатьчә гадилек, халыкчан патриотизм.

Ләбибә Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Лачын кыз”, “Бүләк” хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт мәсьәләләре

Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре. Игенчеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу.

Радик Фәизов. ”Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе. Малайның Җир патриоты булуы. Фантастик хикәя турында төшенчә.

Нур Әхмәдиев. “Минем беренче туган көнем” хикәясе. Кешеләрдәге шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләренең чагылышы.

Резеда Вәлиева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Халкыма”, “И газиз туган телем” шигырьләре. Аларда халык язмышы, туган тел язмышы мәсьәләләре күтәрелү.

Милли киемнәр. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында киемнәрнең үзенчәлеге. Аларның милләт яшәеше, әхлакый нигезе, көнкүреше белән бәйләнеше, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә табигый омтылышы белән ярашуы чагылу.

Милли традицияләр, орнаментлар.

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.


1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   34


База даних захищена авторським правом ©shag.com.ua 2016
звернутися до адміністрації

    Головна сторінка