Структурно программа состоит из 2 разделов и 10 тем



Сторінка5/21
Дата конвертації16.04.2016
Розмір4.31 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21



Календарь-тематик план
Сәгать саны: атнага – 2(елына –68 сәгать)

Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү –56 сәгать, сөйләм үстерү – 8 сәгать, дәрестән тыш уку - 4 сәгать.



Өстәмә әдәбият: Ф.М. Мусин, З. Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2012.

Программа: Ф. Г. Галимуллин, З. Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы, 90 – 96 нчы битләр. (Татар балалары өчен), (1-11 нче сыйныфлар). - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.

11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәбияттан календарь-тематик план

(102 сәгать, атнага 3 сәгать исәбеннән).




Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә бәяләмә яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төрләре, үлчәмнәре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 нче чирек - 9 атна (18 сәгать)

1917 нче елдан соңгы әдәбият

1-

2

Кереш. 1917 елдан соңгы әдәбият.

2

Яңа материал аңлату

Лекцияне конспектлау (тезислар)



Бу чорда әдәбият үсешенә хас үзенчәлекләр, чорга характеристика бирә белү.


02.09

5.09





1920 – 1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү

3- 4

1920 – 1930 нчы еллар әдәбияты.


2

Яңа материал аңлату.

Яңа материал аңлату.

Лекция һәм тезислап яздыру.
Таблица төзү, конспектлау.

1920 – 1930 нчы еллар әдәбиятының прогрессив яклары бармы?



Чорга харак.-ка бирә белү. Иҗат төркемнәре.

Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән зарары.



9.09

12.09






5-6


Һ.Такташ иҗаты. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы.

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасына анализ.



2


Әдәби әсәрне өйрәнү, анализлау.

Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү (әңгәмә); поэманы сәнгатьле уку, образлар турында фикер алышу.

Әсәрнең актуальлеге нәрсәдә?

Ә.Т. Образлар системасы.Шигырь төзелеше.

Әдәби әсәрне өйрәнү, анализлау.

Сәнгатьле уку, образлар турында фикер алышу. Сурәтләү чаралары – символлар, чагыштыруларның ролен ачыклау.

Һ. Такташ иҗатының бөеклеге нәрсәдә?


Һ.Такташ иҗатын яхшы өйрәнү, биографиясен тулысынча һәм төгәл белү. Аның хакында Р. Батулла төзегән “Такташ” китабыннан уку.

Әсәрнең сюжетын, идея-тематикасын, төп проблемаларын, образлар системасын аңлата белү.



16.09

19.09





7

Сөйләм телен үстерү.

“Поэма геройлары һәм хәзерге чор яшьләре, аларның проблемалары” темасы буенча диспут.



1

Сөйләм үстерү дәресе.

Куелган сораулар буенча фикер алышу, бәхәсләшү, нәтиҗәләр ясау.

Зөбәйдәнең ялгышы нәрсәдә, ул кабул иткән карар дөресме?


Поэманы һәм анда чагылыш тапкан проблемаларны аңлау, объектив бәя бирә алу.

.


23.09




8

Г. Кутуй иҗаты

1

Кереш дәрес.

Төрле чыганакларга таянып, язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру.

Җидегәнчеләр кемнәр алар?

Ә.Т. Футурист шагыйрь.



Язучы иҗатын, ул чордагы төркемнәргә мөнәсәбәтен, иҗат үзенчәлекләрен аңлата белү.

26.09




9

“Тапшырылмаган хатлар” әсәренә анализ.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау дәресе.

Куелган сораулар буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Галия сезгә ошадымы? Искәндәрне ничек бәяләр идегез?


Әсәрне яхшы белү, тормыш мәгънәсе турында уйлану, кеше характерындагы уңай һәм кире якларга бәяләргә өйрәнү.

30.09




10

Сөйләм телен үстерү.

“Гаиләдә хатын-кызның роле” (“Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә төп геройлар”) – темасына сөйләшү, сочинение язу.



1

Сөйләм үстерү дәресе.

Фикерләрне дәлилләү, тормыштан мисаллар китерү, нәтиҗәләр ясау.

Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәт дөрес билгеләнәме?



Гаилә кору проблемасын һәр яклап дөрес аңлау, югары әхлак нормалары турында белү, аларны үтәү.

3.10






1940 – 1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү

11-12

40-50 нче еллар әдәбияты. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” повесте

2

Яңа материал аңлату.

Лекция: чорга характерист. бирү, тезислы конспект төзү.

Ә.Т. Әдәби төрләр, жанрлар турында искә төшерү.


Бу чорның үзенчәлекләре, чор әдипләре иҗатына хас үзенчәлекләр.

Ф. Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә кеше характерының тормышта нинди роль уйнавын ачыклау. Холкыңдагы тискәре сыйфатларны бетерү хакында уйларга этәрү.



7.10

10.10





13

14

М.Җәлил. Шагыйрьнең сугышчан юлына, әсирлектәге тормышына, иҗатына күзәтү.

“Тупчы анты”, “Моабит дәфтәрләре”.



2

Кереш дәрес.

Р.Мостафин һ.б. истәлекләренә таянып, шагыйрьнең иҗаты б-н таныштыру.

Биографиясе буенча сораулар бирү һәм элек белгәннәрне искә төшерү.

Әдәби әсәргә анализ.

Шигырьгә мөстәкыйль анализ ясау, нәтиҗәләр чыгару.

“Кошчык” шигырен яттан белү.



Җәлил иҗатының төп чорлары һәм үзенчәлекләре, “Моабит дәфтәрләре”нең рухи һәм иҗтимагый кыйммәте.

Поэзия әсәрләренә анализ ясау үрнәкләрен истә калдыру.



14.10

17.10






15

Әдәбиятта, музыкада, рәсем һәм сынлы сәнгатьтә М. Җәлил образының бирелеше.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Укучылар чыгышын тыңлау, бәяләү, нәтиҗә ясау.

М. Җәлилгә багышланган әсәрләрне нинди сыйфат берләштерә?





21.10




16

Дәрестән тыш уку. №1

Р. Мостафин. “Өзелгән җыр эзеннән.”



1

Дәрестән тыш уку дәресе.

Язучы иҗаты белән танышу, документаль әсәргә анализ ясау, фильм карау.

М. Җәлил иҗатын өйрәнүчеләрне белү.


Әсәр аша батырлык, туган илгә бирелгәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

24.10




17

Ф. Кәрим иҗаты. “Сибәли дә сибәли”.

1

Шигырьгә анализ ясау.

Язучының иҗаты, биографиясе б-н таныштыру, презентация карау, шигырьгә анализ ясау.

Шигырьдә лирик герой кичерешләрен билгеләү.


Шагыйрь, аның иҗаты турында белү.

28.10




18


Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары” хикәясе.

1

Әдәби әсәргә анализ.

Хикәя буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Разведчиклар турындагы әсәрләрне барлау.


Әсәр аша сугыш чорында кешеләрнең рухы ныклыгы, ышаныч, туган илгә бирелгәнлеге турында белү.

31.10





2 нче чирек (8 атна)

19

Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары” хикәясе.

1

Әдәби әсәргә анализ.

Хикәя буенча әңгәмә үткәрү, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Разведчиклар турындагы әсәрләрне барлау.


Әсәр аша сугыш чорында кешеләрнең рухы ныклыгы, ышаныч, туган илгә бирелгәнлеге турында белү.

11.11




20

Сөйләм телен үстерү. “Батырлар даны мәңгелек” темасына сөйләшү.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Фикерләрне дәлилләү, тормыштан мисаллар китерү, нәтиҗәләр ясау.

Туган як музеенда сугыш чоры тарихы.


Укучыларның сөйләм телен үстерү

14.11




21

Сөйләм телен үстерү. “Батырлар даны мәңгелек” темасына контроль сочинение.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Фикерне эзлекле рәвештә белдерү, сочинение язу.

Иҗади эш башкару күнекмәләрен ныгыту.


Сочинение язу таләпләрен үтәү, фикерне раслый алу

18.11




1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

22

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү.

1

Яңа теманы өйрәнү

50 нче еллар урталарыннан булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире. Тоталитар режимны тәнкыйтьләгән әсәрләргә күзәтү ясау.




Бу чорның төп үзенчәлекләрен, язучылар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү.

21.11




1960 нчы еллар һәм хәзерге чор поэзиясе.




23

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор поэзиясе.

1

Яңа теманы өйрәнү

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор поэзиясенә хас үзенчәлекләрне билгеләү.

Бүгенге көн шигъриятендә нинди мәсьәләләр күтәрелә?


Бу чор поэзиясенең төп үзенчәлекләрен, язучылар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү.

25.11




24

Х.Туфан иҗаты

1

Кереш дәрес.

Биографиясен искә төшерү, укытучы иҗатына күзәтү ясау.



Биографиясен һәм иҗатын – сөрген һәм 1956 елдан соңгы , яшь шагыйрьләр тәрбияләүдәге ролен белү.

28.11




25

“Агыла да болыт агыла”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” шигырьләренә анализ ясау.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Өйгә биргән шигырь анализын тикшерү, беренче шигырьне бергә, икенчесе мөст. рәвештә анализлау.

Контроль сорау: мәхәббәт лирикасына караган шигырьләрен беләсезме?


Шагыйрь иҗатының өч чорын да яхшы белү. Аның татар шигъриятенә керткән яңалыгы.

2.12




26

Хәсән Туфан һәм җыр сәнгате. Х. Туфанның мәхәббәт лирикасы

1

Яңа теманы өйрәнү.

Х. Туфан сүзләренә язылган җырларны барлау.

Х. Туфан иҗатына кайсы композиторлар мөрәҗәгать иткән?


Х. Туфан сүзләренә язылган җырларны белү.

5.12




27

Сөйләм телен үстерү. “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” темасына сөйләшү.

1

Сөйләм телен үстерү.

Х. Туфан иҗаты белән бәйләп, үз туган ягың хакында фикер алышу.

Туган җирнең кешене үзенә тарту көче нәрсәдә?


Туган төбәккә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт хисләре тәрбияләүдә якташ шагыйрьләр иҗатын искә төшерү.

С. Хәким иҗатына буенча чыгыш әзерләргә.



9.12




28

29


С.Хәким иҗаты. “Гел кояшка карый тәрәзәләрең”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләренә анализ.

2

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Өй эшен тикшерү. Истәлекләр уку, иҗатына хас тематикасы, шигырьләре турында сөйләү.

Туган ягына мәдхия җырлаучы шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?


С.Хәкимнең туган як җырчысы дип аталуын расларга тырышу, шигырьләренә язылган җырлар белән танышу.

12.12

16.12





30

Сөйләм телен үстерү. “Туган як моңнары” темасына сочинение.

1

Сөйләм телен үстерү.

Фикерне эзлекле рәвештә белдерү, сочинение язу.

Иҗади эш башкару күнекмәләрен ныгыту.


Туган якның талантлы кешеләрен истә калдыру.

19.12





31

Г.Афзал иҗаты. “Өф-өф итеп”, “Кызыл балчык” промартелендә”, “Мыек борам” шигырьләрен анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Сатирик шигырьгә анализ ясау, нәтиҗәләр чыгару.

Ә.Т.Нәрсә ул сатира?


Авторның юмор һәм сатирик шигырьләренең кыйммәте.

23.12




32


Р. Харис иҗатына күзәтү. “Кеше кайчан матур?” шигыре.

1

Белемне гамәлдә куллану.

Шагыйрьнең әдәби, иҗтимагый, сәяси эшчәнлеге белән тулырак таныштыру, лирик шигырьләрне мөст. анализлау.

Контроль сорау: шагыйрьнең дәүләт бүләкләре, алар ни өчен бирелде?


Шагыйрьнең иҗат мәйданын, аның үзенчәлекләрен яхшы белү. Лирик шигырь анализлау күнекмәләрен ныгыту.

26.12




3нче чирек

33

Р.Гаташ иҗаты. “Ирләр булыйк!”“Укытучы” шигырьләренә анализ.

Р. Зәйдулла иҗаты.



1

Шигырьгә анализ ясау.

Өй эшен тикшерү. Р.Гаташ, аның иҗаты турында әңгәмә: шәркый шигъри алымнар.

Газәл нәрсә ул?


Р.Гаташның мәхәббәт җырчысы булуын, әсәрләренең тематикасын, аларның төп үзенчәлекләрен белү.


13.01




34

Дәрестән тыш уку№2

И Юзеевнең “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы



1

Поэмага анализ ясау, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү


Тормышта дөрес юл сайлау, үз юлыңны табу хакында уйланырга этәрү.

16.01




35

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Яздан аерып булмый Тукайны!” шигыре.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Шагыйрь иҗатына хас үзенчәлекләр, аның аның иҗтимагый эшчәнлеге турында әңгәмә . Шигырьгә бергәләп анализ ясау, нәтиҗә чыгару.

Шагыйрь нинди журналның баш мөхәррире?


Шагыйрьнең тормыш фәлсәфәсе, язу стиле, ул кулланган сурәтләү чаралары турында белү.

20.01




36

Сөйләм телен үстерү. “Яраткан шагыйрем” темасына сөйләшү, сочинение язу.

1

Сөйләм телен үстерү.

Фикерне эзлекле белдерү. Төркемнәрдә фикер алышу.Сочинение язу.

Иҗади эш башкару күнекмәләрен ныгыту.


Фикерне белдерә алу, иҗади фикерләү сәләтен үстерү

23.01

27.01

37

Зөлфәт иҗатына күзәтү ясау.

1

Катнаш дәрес.

Зөлфәт иҗатына кыскача бәя бирү, “Тылсым”, “Дүрт җыр”шигырьләре анализлау.



Зөлфәт иҗатына хас үзенчәлекләр.

.


27.01

23.01

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор прозасы

38

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор прозасына күзәтү.

1

Яңа тема аңлату.

Чорга күзәтү ясау. Лекцияне тезислап язып бару.

Ә.Т.Әдәбиятта традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше.

Контроль сорау: хәзерге чорда иң әһәмиятле әдәби басмаларны беләсезме?



Чорның төп үзенчәлекләре. Әдәбиятны кулларында тоткан әдипләр, аларның иҗатлары.

30.01







39

Г. Бәширов иҗаты.

1

Яңа теманы аңлату

Г. Бәширов иҗатына кыскача бәя бирү.

Язучы иҗатының актуальлеге нидә?


Г. Бәшировның Буа төбәге белән бәйле эше.

3.02




41-42

Г. Бәшировның “Җидегән чишмә” романы.

2

Әдәби әсәрне анализлау

Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу, геройларны бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең ролен билгеләү.

Кеше табигать белән нинди бәйләнештә яши?


Табигатьне саклау проблемасы күтәрелгән әсәрләрне барлау.

.


6.02

10.02





43

Сөйләм телен үстерү. “Яшел даруханә” темасына чыгыш ясау.

1

Сөйләм телен үстерү.

Сыйныф алдында чыгыш ясау, фикер алышу.

Яшел даруханәдән ничек файдаланасыз?


Табигать байлыкларын сакчыл караш тбулдыру, чыгыш ясау күнкмәләрен үстерү

13.02




44


Әмирхан Еники иҗаты.

Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”.



1



Яңа теманы аңлату.

Ә. Еники иҗатын искә төшерү.

Ә. Еники иҗаты кайсы ягы белән аерыла?

Кереш.


Әсәр белән таныштыру. Куелган проблема буенча әңгәмә, шагыйрь образы аша Ана турында сөйләшү, аңа бәяләмә бирү, төп фикерләрне конспектлау.

Әсәрнең үзенә тарту көчен билгеләү.



Язучы иҗатында кеше күңеленең бирелешен ачыклау

Әсәрнең идея-тематикасын, төп проблемалар, аларның әһәмиятен, буыннар бәйләнеше зарурлыгын аңлау.



17.02




46

Балалар һәм ана проблемасы.

1

Әсәрне анализлау. Диспут.

Фикерләрне раслау, нәтиҗә ясау.

Бүгенге көндә бала һәм ана проблемасы ни хәлдә?


Буыннар бәйләнеше, өлкәннәргә мөнәсәбәт хакында истә тоту.

20.02




47

Акъәбинең кичерешләре.

1

Әсәрне анализлау.

Фикер алышу.

Бүгенге көндә гореф-гадәтләр сакланамы?


Акъәбинең кичерешләрен аңлау, авторның кичерешләрне бирүдәге осталыгын аңлау

24.02




46

“Әнкәемнең ак яулыгы” темасына контроль сочинение.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Фикерне эзлекле рәвештә белдерү, сочинение язу.

Иҗади эш башкару күнекмәләрен ныгыту.


Әниләргә карата хөрмәт хисен саклау кирәклеген аңлау, фикерне раслый алу.

27.02




47

Мәхмүт Хәсәнов иҗаты.

1

Яңа теманы өйрәнү.

Мәгълүмат бирү, эзләнү.

Язучы иҗатының үзенчәлекле яклары нидә?


Язучы иҗатының үзенчәлекләрен күзаллау

2.03





48-49

М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәре.

2

Әдәби әсәрне өйрәнү, анализлау.

Сәнгатьле уку, фикер йөртү.Күтәрелгән проблема буенча фикер алышу.

Әсәрнең үзенә тарту көче нидә?


Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу турында белү. Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәр мисалында аңлата белү.

5.03

9..03






50

Дәрестән тыш уку. №3

М. Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәре.



1

Дәрестән тыш уку .

Әдәби әсәрне мөстәкыйль рәвештә анализлау.



Әсәр буенча тест эшләү. Әсәрдә чор үзенчәлегенең бирелешен ачыклау

12.03




51

Нурихан Фәттах иҗаты.

1

Кереш дәрес.

Лекция һәм кыскача конспект төзү.

Тарихи роман турында төшенчә бирә белү.


“Сызгыра торган уклар”, “Итил суы ака торур”романнарының кыйммәте, язучы иҗатының үзенчәлеге.

16.03




52-

Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”романы

1

Әдәби әсәр белән танышу, анализлау.

Сораулар буенча әңгәмә барышында өзекләрдән мисаллар беләнн ныгыту.

Болгарда Ислам дине кабул ителү.


Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу. Төп образлары, сюжет үстерелеше, характерларның ачылу дәрәҗәсе ягыннан үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Борынгы төрки халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.

19.03






4 нче чирек

53

Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”романы

1

Әдәби әсәр белән танышу, анализлау.

Сораулар буенча әңгәмә барышында өзекләрдән мисаллар беләнн ныгыту.

Болгарда Ислам дине кабул ителү.


Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу. Төп образлары, сюжет үстерелеше, характерларның ачылу дәрәҗәсе ягыннан үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Борынгы төрки халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.

30.03




54

Алмыш хан – тарихи шәхес.

1

Әсәрне анализлау.

Алмыш хан образын чагылдырган өзекләрне уку, әңгәмә үткәрү.



Болгарның бу чоры турында белү, халык тормышында Ибн Фадлан истәлекләре.


6.04




55

М. Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Тезислар язу.

Хронологик таблица төзү.Истәлеклшәр белән танышу. Портрет. Шәҗәрә: http://ioann.tol.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2007_1/10/10_91/



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

9.04




5657

М. Мәһдиевнең “Бәхилләшү” повесте.

2

Әсәрне уку, анализлау.

Әсәрдә авыл кешесенең рухи дөньясын чагылдыру, аларда әхлакый сыйфатларның бирелеше.

Әсәрнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы нидә?


Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен белү. Стиль үзенчәлекләрен күрә алу.

ӘТ – тема, жанр төрлелеге.(тирәнәйтү).

.


13.04

16.04





58

М. Мәһдиев иҗатын йомгаклау

1







20.04




59

Дәрестән тыш уку. №4

М. Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәре.



1

Дәрестән тыш уку

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.

ӘТ - Идея.



Сугыштан соңгы авыл темасын ачу.

.


23.04




1960 нчы еллар һәм хәзерге чор драматургиясе

60

1960 нчы еллар һәм хәзерге чор драматургиясе

1

Яңа теманы аңлату

Темага кыскача күзәтү ясау.Конспект, индивидуаль эш.

Сәхнәдән төшмичә уйналган драма әсәренең кыйммәте нидә?

МТК. Буа драма театры эшчәнлеге.



Хәзерге драматургиядә әхлак проблемалары, татар халкының рухи сәламәтлеге мәсьәләләре, шәхес һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәте турында аңлату;. жанр төрләрендәге яңалыклар, сәнгатьчә дөреслеккә ирешү чаралары турында хәбәрдар булу.

27.04




61

Туфан Миңнуллин иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Хронологик таблица төзү, истәлекләр белән танышу.

Драматург иҗаты кайсы ягы белән аерыла?


Т.Миңнуллин әсәрләрендә әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелүе, буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең югалуы турында сәнгатьчә сурәтләнүен, шулар аша әдип шәхесен, талантын танып-белү.

30.04




62

63


Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”.

2

Әсәрне анализлау.

Әңгәмә, фикерләр әйтү, чыгышлар тыңлау, нәтиҗәләр ясау.

Укытучы... Кем ул?


Төп проблеманың куелышы, характерлар төрлелеге.

4.05

7.05





64

“Әлдермештән Әлмәндәр” драмасы.

1

Диспут.

Проблемалы сорауларга җавап әзләү, чыгышлар, нәтиҗәләр ясау.

Катнаш никахка синең мөнәсәбәтең нинди?


Катнаш никах проблемасы.

11..05




Балалар әдәбияты

65

Балалар әдәбияты.

Җ.Тәрҗеманов, Х. Халиков, Җ. Дәрзаман



1

Яңа теманы аңлату

Темага кыскача күзәтү ясау.Конспект, индивидуаль эш.Бүгенге көн балалар язучыларыннан кемнәр иҗаты белән син якыннана таныш?



Бүгенге татар балалар әдәбиятындагы төп тема һәм проблемалар турында белү.



14..05




66

Ш. Галиев иҗаты.

1

Яңа теманы аңлату ныгыту.

Иҗаты буенча белгәннәрне искә төшерү, нәтиҗәләр ясау.

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән фикернең мәгънәсен ничек аңлатырсыз


Иҗат үзенчәлекләре, ли- рика, юмор-сати – ра, сурәтләү чара –лары турында белү.

18.05




67

Р. Миңнуллин иҗаты.

1

Күзәтү дәресе. Әңгәмә, шигырьләрен уку.

Р. Миңнуллин сүзләренә язылган нинди җырларны беләсез?



Балачак матурлы- гын күзаллау.

21.05




68

Балалар

Әдәбиятын кабатлау.

Йомгаклау


1

Күзәтү, аңлату

Үткәннәрне кабатлау, ныгыту. Тестлар эшләү



Әсәрләргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Әсәрнең төп фикере, сәнгатьчә үзенчәлекләре, яңа алымнар куллануда табышлар турында аңлата белү.

25.05






Кушымта
Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

Әдәбият исемлеге

I. Төп:

1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

2. Миңнегулов Х.Й.,Гыймадиева Н.С.. Әдәбият .Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматия . – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

3. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә. Әдәбияттан хрестоматия. Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен. – Казан: Мәгариф, 2005.

II. Өстәмә:

1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. 7-9. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007. 2. 3. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау тәртибе. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова.-Тулыл. 2нче басма.- Казан: Мәгариф, 2006.-319б.

Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге

1. Галиуллин Т.Н., Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

2.Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990
Укучыларның белемнәрен бәяләү системасы
Сочинениене бәяләү:

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары

булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата жибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

5. Бирелгән тема бөтенләй ачылмаса, әдәби әсәрләрдән яки тормыштан мисаллар китерелмәсә, 6-7 орфографик, 10 пунктуацион (грамматик) хатасы булса, «1» ле куела.

11 сыйныф (18 әсәр)

Һ. Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе” (өзек); +

М. Җәлил “Хуш, акыллым”, “Кошчык”; +

Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” (өзек); +

Ф. Әмирхан “Шәфигулла агай” (өзек); +

Х. Туфан “Кайсыгызның кулы җылы”, “Илдә ниләр бар микән”, “Луиза-а-а”; +

М. Мәһдиев “Бәхилләшү” (өзек); +

Ф. Хөсни “Йөзек кашы” (өзек);

И. Юзиев “Өчәү чыктык ерак юлга”;+

Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” (өзек); +

М. Хәсәнов “Язгы аҗаган”(өзек); +

Р.Вәлиев “Сөембикә” (өзек);

Р. Гаташ. “Ирләр булыйк”, “Укытучы”; +

Р. Зәйдулла “Битлек”.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова»


«Рассмотрено»

Руководитель ШМО учителей

истории и английского языка

__________ В.Н. Исхакова

Протокол № 1 от«20» 08.2015 г.

«Согласовано»

Зам. директора по УР МБОУ «Гимназия имени М.М.Вахитова»

________________

Э.Ф.Сафиуллина

«28» августа 2015.

«Утверждаю»

Директор МБОУ«Гимназия имени М.М.Вахитова»

________________ Л.Б.Зиннатуллин

Приказ № 125 от

«28 » августа 2015 г.

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21


База даних захищена авторським правом ©shag.com.ua 2016
звернутися до адміністрації

    Головна сторінка