Структурно программа состоит из 2 разделов и 10 тем



Сторінка4/21
Дата конвертації16.04.2016
Розмір4.31 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21
Тематик укытуны планлаштыру

Предмет – татар әдәбияты

Сыйныф – 11

Сәгать саны –68, атнага 2сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 56 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү– 18сәгать 8

Дәрестән тыш уку – 4сәгать4
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп язылды:


  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

  2. Рус телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф.,Йосыпова Н.М. Казан, 2013.

4.”Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр [Хәмитов Р.Г., Салихова Л.Ф. Фәнни мөхәррир: Пескарев В.И. төзүче: Мозаффарова М.Г.] Казан, 2014

Өстәмә әдәбият: Ф.М. Мусин, З. Н. Хәбибуллина, Ә. М. Закирҗанов. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2012.

Методик ярдәмлекләр:

  1. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.- Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. – Тулы. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатларын исә түбәндәгеләр тәшкил итә:



  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру.

  • укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү.

  • әдәби тел нормаларын саклап телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энөиклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

  • татар әдәбияты әсәрләрендә чагылыш тапкан гомум кешелек идеалларын рус әдәбияты әсәрләре белән үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күререгә өйрәтү.

  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләшергә әзер, гуманлы, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбияты һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну һәм хөрмәт булдыру.

Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.

Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителде.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:



  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

  • бәяләү өлкәсендә:

  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган.Эш программасы 68 сәгатькә төзелде.



ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


Тема бүленеше


Барлыгы

Теоретик

материал


Әдәби әсәргә анализ

Бәйл. сөйләм үстерү

Дәрестән

тыш


уку

Темага караган төшенчәләр

Искәрмәләр

Программа буенча

Эш прог-раммасында

Кереш. 1917 елдан соңгы әдәбият.

2

2

1

1













1920 – 1930 нчы еллар әдәбияты.


2

2

1

1







Әдәби төрләр, жанрлар.




Һади Такташ иҗаты

2

2

1

1

1




Образлар системасы.




Гадел Кутуй иҗаты

2

2

1

1

1




Футурист шагыйрь.




40-50 нче еллар әдәбияты

2

2

1

1







Социалистик реализм.



Муса Җәлил иҗаты

2

2

1

2




1

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).




Фатих Кәрим иҗаты

3

3

1

2

2




Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.




1960 нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү.

2

2

1

1













Хәсән Туфан иҗаты

3

3

1

2

1




Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи). Лирик герой.




Сибгат Хәким иҗаты

2

2

1




1










Гамил Афзал иҗаты

1

1

1










Сатира.




Ренат Харис иҗаты

1

1

1










Опера.




Рәдиф Гаташ иҗаты

1

1

1










Газәл.




И. Юзеев иҗат.

-

-










1







Равил Фәйзуллин иҗаты

1

1

1

1

1










Зөлфәт иҗаты

1

1

1

1













Гомәр Бәширов иҗаты

4

4

1

3

1




Кульминацион нокта.




Әмирхан Еники иҗаты

4

4

1

3







Повесть, роман чагыштыру.




Мәхмүт Хәсәнов иҗаты

4

4

1

3




1

Тема.




Нурихан Фәттах иҗаты

5

5

1

4







Тарихи романнар. Тарихи роман, тарихилык принцибы




Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты

4

4

1

3




1







Туфан Миңнуллин иҗаты.

4

4

1

3













Балалар әдәбияты

4

4

1

1













Барлыгы

56

56

22

34

8


4























































1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21


База даних захищена авторським правом ©shag.com.ua 2016
звернутися до адміністрації

    Головна сторінка