Структурно программа состоит из 2 разделов и 10 тем



Сторінка3/21
Дата конвертації16.04.2016
Розмір4.31 Mb.
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21

Учебно-методическое и материально техническое обеспечение образовательного процесса




  1. Учебник: А.А.Каменский, Е.А.Криксунов, В.В.Пасечник «Общая биология. 10-11 класс» М.: Дрофа, 20011



  1. MULTIMEDIA: Биология. Человек. Образовательный комплекс. (Электронное учебное издание) Фирма «1С»



  1. Биология 10 класс. Поурочные планы к учебнику А.А.Каменского «Общая биология. 10-11 классы». Составитель Г.В.Чередникова.

Волгоград, издательство «Учитель», 2012



  1. Т.А.Козлова «Тематическое и поурочное планирование по биологии» к учебнику А.А.Каменского «Общая биология. 10-11 классы. М.:

издательство «Экзамен», 2008


Требования к уровню подготовки выпускников




В результате изучения биологии на базовом уровне ученик должен:


знать/понимать




  • основные положения биологических теорий ( клеточная, эволюционная), учение Вернадского В.И. о биосфере; сущность законов Менделя, закономерности изменчивости ;

  • строение биологических объектов: клетки, генов, хромосом; вида и экосистем;

  • сущность биологических процессов: размножение, оплодотворение, действие искусственного и естественного отбора, формирование приспособленности, образование видов, круговорот веществ и превращение энергии в экосистемах и биосфере;

  • биологическую терминологию и символику;


уметь




  • объяснять роль биологии в формировании научного мировоззрения; единство живой и неживой природы, родство живых организмов; влияние мутагенов на организм человека; причины эволюции, изменяемости видов; необходимость сохранения многообразия видов; - решать элементарные биологические задачи; составлять элементарные схемы скрещивания и схемы переноса веществ и энергии в экосистемах (цепи питания)

  • описывать особей видов по морфологическому критерию;

  • выявлять приспособления организмов к среде обитания, источники мутагенов в окружающей среде(косвенно), антропогенные изменения в экосистемах своей местности;

  • сравнивать биологические объекты (химический состав тел живой и неживой природы, зародыши человека и других млекопитающих), процессы (естественный и искусственный отбор, половое и бесполое размножение) и делать выводы на основе сравнения ;

  • анализировать и оценивать различные гипотезы сущности жизни, происхождение жизни и человека, глобальные экологические проблемы и пути их решения;

  • находить информацию о биологических объектах в различных источниках и критически еѐ оценивать


использовать приобретенные знания и умения в практической деятельности и повседневной жизни




  • соблюдения мер профилактики отравлений, вирусных и других заболеваний, стрессов и вредных привычек, правил поведения в природной среде;

  • оказания первой помощи при простудных и других заболеваниях, отравлении пищевыми продуктами;

  • оценки этических аспектов некоторых исследований в области биотехнологии (клонирование, искусственное оплодотворение)

“Татарстан Республикасы Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



“Каралды.”

Методик берләшмә утырышында каралды

Методик берләшмә

җитәкчесе Юнысова М.М.

1 нче номерлы беркетмә

“ “ август, 2015 нче ел



“Килешенде.”

“ТР Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары_____________ Сафиуллина Э.Ф

“ “ август, 2015 нче ел



“Расланды.”

“ТР Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Директоры______________Зиннәтуллин Л.Б.

1нче номерлы боерык

“ “август, нче ел



Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен

татар теленнән эш программасы

Низамиева Рузинә Һади кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә утырышында

кабул ителде.

1 номерлы беркетмә

август 2015 нче ел

2015/2016 нче уку елы
Тематик укытуны планлаштыру

Предмет – татар теле

Сыйныф – 11

Сәгать саны –102, атнага 2 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү– 15сәгать 22

АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.


Өстәмә әдәбият: Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2012.

Рус мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы татар балаларына ана теленнән урта (тулы) гомуми белем бирү түбәндәге максатларны күздә тота:

- укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

- татар халкына хас булган рухи, әхлакый һәм мәдәни төшенчәләр турында мәгълүмат бирүне дәвам итү;

- татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;

- ана телендә аралаша белергә өйрәтү һәм аны үстерү;

- татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, шушы тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү күнекмәләрен камилләштерү;

- тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- текст белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны сайлап ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- ана теленнән алган белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмендә куллана алуларына ирешү;

- дәресләрдә алган белемнәрне аралашуның төрле өлкәләрендә урынлы һәм дөрес итеп куллана белү;

- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын үстерү;

- укучыларда җәмгыяви яктан җайлашу һәм сөйләм барышында аралашучыга уңай йогынты ясау осталыгын үстерү.

Күрсәтелгән максатлар түбәндәге компетенцияләрне камилләштергәндә тормышка ашырыла.



Коммуникатив компетенция.

Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләре. Сөйләм ситуацияләрен тәшкил итә торган берәмлекләр.

Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерү буенча эшне дәвам итү.

Аралашуның төрле даирәсенә караган монологик һәм диалогик сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Аралашучының халәтенә һәм текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.

Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан чыгып үзгәртү.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзү күнекмәләрен үстерү.

Фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре, аларның үзенчәлекләре турындагы белемнәрне камилләштерү.

Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану. Доклад, реферат, тезис, бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе кебек төрле жанрдагы эш кәгазьләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм әдәбе нормалары һәм телдән сөйләм кулътурасы.



Лингвистик компетенция.

Иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы буларак тел. Аның төп функцияләре.

Тел белеме турында мәгълүмат. Аның башка фәннәр арасындагы урыны.

Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.

Татар һәм рус телләрендәге фонетик, лексик, грамматик аермалыклар һәм охшаш билгеләр.

Тел нормалары һәм сөйләмдә аларны урынлы файдалану. Аларның төп төрләре: татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, стилистик һәм грамматик нормалары.

Орфоэпик нормалар. Телдән сөйләмдә орфоэпиянең роле. Әдәби әйтелешнең төп нормалары.

Лексик нормалар. Сүзләрне лексик мәгънәсен истә тотып, урынлы куллану – сөйләмнең мөһим шарты.

Граммматик нормалар. Сүз формаларын татар әдәби теле нормаларына туры китереп куллану. Җөмләләрдәге тиешле сүз тәртибен саклау, ия белән хәбәрне дөрес урынга кую.

Орфографик нормалар. Татар орфографиясе бүлекләре һәм дөрес язу принциплары.

Пунктуацион нормалар. Татар телендә тыныш билгеләре һәм аларны дөрес кую кагыйдәләре.

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлекләре һәм белешмәләре: орфографик, аңлатмалы, орфоэпик, тәриҗемәи сүзлекләр һәм төрле белешмәләр, аларны көндәлек тормышта куллану күнекмәләрен үстерү.

Орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Тел берәмлекләренең һәм ярусларының үзара бәйләнеше. Татар телендә синонимия күренеше.

Татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау.



Этнокультура өлкәсенә караган компетенция.

Тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше.

Татар көнкүрешенә караган лексика: тарихи сүзләр, халык авыз иҗатына караган сүзләр һәм фразеологизмнар; татар исемнәре. Мәкаль һәм әйтемнәр.

Татар телендә татар, рус һәм башка халкыларның матди һәм рухи мәдәнияте чагылышы. Рус һәм башка телләрдән татар теленә күчкән сүзләр.

Сүзлек составының милли мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсе буларак баюы.

Татар теленең төрле милләтләр мәдәнияте белән бәйләнеше.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган сөйләм әдәбе нормалары һәм аларны урынлы куллану.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Югары сыйныфларда белем алган укучыларның ана телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

- телнең төп функцияләрен белү;

- “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “ тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;

- тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешен үзләштерү;

- татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү;

- тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын куллану;

- телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;

- текстка лингвистик анализ ясау;

- тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуны аңлау.

Татар теле дәресләрендә алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану түбәндәгеләрдә чагылыш таба:

- текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;

- кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, электрон ресурстан, Интернеттан) алу;

- телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;

- тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

- телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;

- аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү;

- язуда хәзерге татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын куллану;

- сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;

- татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язмача аралаша белү;



- төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр:

Фонетика һәм орфоэпия буенча: авазларны дөрес әйтү, сөйләмдә дөрес интонация куллану, сүзләргә фонетик анализ ясау, сүзләргә транскрипция ясау, һ.б.

Лексикология һәм фразеология буенча: татар теленең сүз байлыгын барлау, сүзләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу, төрле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика буенча: төрле стильдәге текстларны аера белү, стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча эшләү: сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Морфология буенча: сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча: өйрәнә торган синтаксис берәмлекләрне аңлау, гади җөмлә төрләрен билгеләү, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү, гади һәм кушма җөмләләрне аера белү, тыныш билгеләрен куюны аңлату, һ.б.

Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык: төрле эш кәгазьләрен яза белү, караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу, әдәби әсәр геройларына характеристика бирү, тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Язма эшләрнең күләме


Контроль диктантның күләме

Сыйныфлар

Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында

10

125-130

130-140

11

140-145

145-150

Изложениенең күләме

10

390-410

410-430

11

430-450

450-470


Язма эшләрне бәяләү

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.

  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.

  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.


Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Тематик укыту планы




Темалар бирелеше

Сәгатьләр саны

Программа

буенча


Эш программасында

1

Грамматика

2

3

2

Морфология

22

33

3

Синтаксис

22

33

4

Стилистика һәм сөйләм культурасы

4

6

5

10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

3-1

4

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү

  • фәнни стильдә доклад язарга өйрәнү;

  • актуаль темага сөйләшү үткәрү;

  • Интервью алу;

  • Конспектлар төзү, тезислар язу;

  • Изложение, диктантлар язу




15

23

Барлыгы

68

102



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Атнага – 3сәгать (елына –102 сәгать).

Шулар арасында: яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту,– 79 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү – 23 сәгать. (шуннан – диктант – 4(2), изложение – 4(2).






Дәрес темасы

Сәг. саны

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре





Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре


Үткәрү вакыты

Планл.

Факт

1 нче чирек ( 9 атна –26сәгать)

Грамматика (3 сәгать)



1

Грамматика турында төшенчә.

1

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе.

Укытучы сүзе, әңгәмә, эзләнү

Биремнәр үтәү


Грамматиканың бүлекләре, аларныңөйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат туплау.Теманы үзләштереп, тестлар эшли алу


02.09




2

Татар теле грамматикасына нигез алган галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

1

Кабатлау, ныгыту

Әңгәмә.


Конспект төзү

М.Т.К. Вахит Хаков, аның хезмәтләре белән танышу



Татар теле грамматикасына нигез алган галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре турында күзаллау.

04.09




3

Тикшерү диктанты

1

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресе.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

07.09




Морфология (33сәгать )

4

Морфология (кабатлау). Исем. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең исем белән бәйләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

Таблица белән эшләү, аңлату- күрсәтү, төркемләп эшләү

Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау


Мләнеше.орфология буенча үткәннәрне искә төшерү, исемнәрнең берлек –күплек санда килүләре.Исемнәрнең исем белән бәй-

ләнеше.


09.09




5

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Ныгыту дәресе

Таблица белән эшләү, аңлату- күрсәтү

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

11.09




6

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Исемнәрнең ясалышы.

1

Ныгыту дәресе

Таблица белән эшләү, аңлату- күрсәтү

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

14.09




7

Исемнәрне кабатлау.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укучыларның материал туплап, чыгыш ясаулары.



Укучыларның публика алдында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру


16.09




8

9


Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре.

2

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе.

Тестлар, күнегүләр эшләү

Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау. Сыйфатларны төрле дәрәҗәләрендә куллана алу.

18.09

21.09.





10

Б/Ү. Тасвирлама сочинение.

1

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү

Сыйфатлар кулланып, сочинение язу.

23.09




11

Сан.

1

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе.

Әңгәмә


Темага нигезләнеп, бирелгән сорауларга җаваплар тыңлау

Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.Татар телендә саналмышның куллану үзенчәлеге.Саннарның исемләшүе.



25.09




12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укытучылар көне уңаеннан укытучылардан һәм укучылардан интервью алу.



1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә


Укучылар чыгышы.

Укучыларның аралашу акивлыгын үстерү, кыска һәм мәгънәле сораулар биреп, җаваплар алу.

28.09




13

Алмашлык. Зат, сорау, күрсәтү алмашлыклары.

1

Кабатлау, ныгыту

Карточкалар белән эшләү,

Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатмасы


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

30.09




14

Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыклары.

Алмашлыкларда басым.



1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.

Тикшерү, әңгәмә

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

02.10




15-16

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язарга әзерләнү, изложение язу.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.


Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

05.10

07.10






17

18


Фигыль. Фигыльнең грамматик категорияләре. Хикәя фигыль.

2

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе

Терәк схемалар ярдәмендә эшләү, өлешчә эзләнү, төркемләп эшләү

Фигыльгә морфологик анализ ясау


Фигыльнең үзенчәлекләрен билгеләү

09.10

12.09





19

Боерык, теләк, шарт фигыль.

1

Ныгыту дәресе

Өлешчә эзләнү, тикшерү

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

14.10





20

21


Сыйфат фигыль.

2

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Тикшерү, әңгәмә

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

.


16.10

19.09




22


Хәл фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәресе

Тикшерү, әңгәмә

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлауе


21.10





23

Исем фигыль, инфинитив.

1

Кабатлау, ныгыту

Карточкалар белән эшләү, аңлату- күрсәтү

Биремнәр үтәү


Сүз төркеменең лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау

23.10




24-25

Фигыль юнәлешләре. Фигыль формаларында басым.

2

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәрес

Таблица белән эшләү

Күнегүләр эшләү, чыгышлар ясау


Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.

26.10

28.10





26


Фигыльләрне кабатлау.


1

Кабатлау дәресе




30.10




2 нче чирек (7 атна, 21 сәгать)

27

Фигыльләрне кабатлау

1

Кабатлау дәресе




09.11




28

Диктант язу.

1

Контроль дәрес




11.11




29

30


Рәвеш

2

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәрес

аблица белән эшләү

Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләтү


Рәвешләрне җөмлә эчендә аерырга өйрәнү

[W] һәм [В] авазларының дөрес әйтелешен белү



13.11

16.11





31

Бәйләнешле сөйләм үстерү.”Рәвеш ” темасына конспект төзү, тезислар язу.

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өлешчә эзләнү, тикшерү

Укучыларның чыгыш ясарга әзерләнүе


Конспект төзү, тезислар яза белү.

18.11




32-33

34


Теркәгеч. Бәйлек. Хәбәрлек сүзләр.

3

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәресе

Таблица белән эшләү, аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү

Бирелгән текст эчендә теркәгеч, бәйлек,хәбәрлек сүзләрне билгеләтү


Бу төр ярдәмлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү



20.11


2311

25.11





35

36

37



Модаль сүзләр. Кисәкчә. Аваз ияртемнәре. Ымлык.

3

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану (ныгыту) дәресе

Мәгълүмат бирү,төркем-ләп эшләү, эзләнү

Кисәкчәләр-нең төркемчәлә-рен билгеләтү


Бу төр модаль сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану

МТК. Безнең төбәктә еш кулланыла торган аваз ияртемнәрен билгеләү



27.11

30.12


02.12




38

39


Морфологик анализ үрнәге

2

Ныгыту дәресе

Аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, мөстә-кыйль эш

Тулы морфологик анализ ясау


Сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау

Сүзләрне төркемләргә өйрәнү



04.12

07.12





40

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Морфология” темасы буенча контроль диктант.

1

Сөйләм телен үстерү

Контроль тикшерү

Сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен билгеләү


09.12




41

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Хаталарны анализлау



1

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.

Диктант хаталарын анализлау, кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү




Дөрес язу күнекмәләрен үстерү

11.12




Синтаксис (33сәгать)

42

43


Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

2

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә эзләнү

Хәбәрлекле һәм ачыклаулы мөнәсәбәттә торган сүзләрне билгеләү


Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау, бәйләүче тел чараларын табу

14.12


16.12




44

45


Сүзтезмә һәм тезмә сүз

2

Я Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Аңлату, эзләнү, күнегүләр

Сүзтезмәләр кулланып, җөмләләр төзетү


Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү

18.12

21.12





46

47


Бәйләнешле сөйләм үстерү. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Белдерү, беркетмә язу.

2

Сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә


Эш кәгазьләре үрнәкләрен искә төшерү

Эш кәгазьләре үрнәкләреннән белдерү, беркетмә яза белү

23.12

2512





3 нче чирек

48

Ия һәм хәбәр

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү һәм өлешчә эзләнү

Ия белән хәбәрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

Җөмләдәге ия белән хәбәрне дөрес табу, сөйләмдә куллана белү

11.01






49

Ия белән хәбәрнең ярашуы, алар арасында сызык.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү һәм өлешчә эзләнү

Ия белән хәбәрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү



Җөмләдәге ия белән хәбәрне дөрес табу, сөйләмдә куллана белү

МТК. Зөя, Карлы елгаларының матурлыгын тасвирлап язу




13.01




3 нче чирек 10 атна (30 сәгать)

50

51


Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык.

2

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Өлешчә эзләнү, күнегүләр

Ия, хәбәр, аергыч, аерылмыш, тәмамлыкны дөрес итеп табу


Бу төр иярчен кисәкләрнең нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

15.01

18.01





52

53

54



Хәлләр. Аныклагыч.

3

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Таблица буенча эшләү, күнегүләр, өлешчә эзләнү

Иярчен кисәкләрнең төрләрен әйтә белү


Баш һәм иярчен кисәкләрне табу һәм асларына дөрес итеп сызу МТК. Буа төбәгендә билгеле йолаларны барлау

20.01

22.01


25.01




55

56


БРИ биремнәрен үтәү

2







27.01

29.01





57

58


59


Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.
Изложение хаталарын анализлау


2

1


Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү дәресе

Тикшеренү

Тема эчтәлеген ача белү осталыгын, лексик байлыгын, орфографик, грамматик грамоталылы-гын тикшерү


Эчтәлекнең тулы бирелүе, язма сөйләм теленең камиллеге, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе МТК. Туган як чишмәләренә сакчыл караш булдыру

01.02

03.02
05.02






60

61


Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш һәм кереш сүзләр.

2

Яңа материалны аңлату, ныгыту

Таблица буенча эшләү, мәгълүмат бирү, өлешчә эзләнү

Әдәби әсәрдән модаль кисәкләрне табу


Эндәш һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен дөрес кую

08.02

10.02





62

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким җөмләләр

1

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе

Ныгыту, эзләнү, төркемләп эшләү, күнегүләр

Вакытлы матбугат материаллары буенча эш, бу төр җөмләләрне табу һәм сәнгатьле уку


Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү

12.02




63

64


Б/Ү. Укучылар сайлаган темага сөйләшү үткәрү


2







15.02

17.02





65-

68


БРИ биремнәрен үтәү

4







19.02

22.02


24.02

26.02





69

70


Гади һәм кушма, ике һәм бер составлы җөмләләр

2

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Таблица буенча эш, өлешчә эзләнү

Бирелгән тексттан гади җөмләләрне табу, төрләрен билгеләү



Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү

МТК. Р.Рәхмәтуллин, Ф.Мортазин иҗатларында бу төр җөмләләрне эзләү



29.02

02.02






71

Бер составлы җөмләләрне төркемләү

1

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Текст белән эшләү, сәнгатьле уку, мөстәкыйль эш

Бер составлы җөмләләрне табу, төрләрен билгеләтү


Бер составлы җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру

04.02




72

Бәйләнешле сөйләм үстерү.”Табигать ярдәм көтә”

Сөйләшү, өй сочинениесе



1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әңгәмә


Укучыларны чыгыш ясарга әзерләү МТК. Туган ягыбыз урманнарының матурлыгы .

Укучыларның чыгышларын тыңлау, өйдә сочинение язу.


07.02





73

Җөмләдә сүзләр тәртибе

1

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Укытучы сүзе, текст белән эшләү, сәнгатьле уку, төркемләп эшләү

Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибен чагыштырып тикшерү


Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес итеп сөйләшү

09.02




74

Сөйләм телен үстерү. Диктант

1

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресе

Тикшеренү

Мөстәкыйль эш

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү


Тулы һәм матур җөмләләр кулланып сөйләшә белү

11.02




75

Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Ныгыту, күнегүләр, таблица буенча эш

Тезмә кушма җөмләнең компонентла-рын бәйләүдә катнашкан синтаксик чараларны таптыру



Тексттан бу төр җөмләләрне таба белү

14.02




76

77


Иярченле кушма җөмләләр. Синтетик һәм аналитик төзелмәләрнең үзенчәлекләре.

2

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Таблица-схемалар белән эшләү, аңлату, өлешчә эзләнү, күнегүләр

Кушма җөмләләрнең схемасын төзетү


Бирелгән җөмләнең нинди төзелештә икәнен аңлатып бирә белү

МТК. Безнең халык нинди гөлләр үстерә?



16.02

18.02





4 нче чирек (8 атна – 24 сәгать)

78

Мөнәсәбәтле сүзләрнең һәм ияртүче теркәгечләрнең үзенчәлекләре

1

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Аңлату, эзләнү, күнегүләр

Кушма җөмләләрнең схемасын төзетү


Мөнәсәбәтле сүз һәм ияртүче теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән кушма җөмләләрне таба белү

30.03




79

80


Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

2

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Аңлату, күрсәтү, таблица буенча эш, төркемләп эшләү

Бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзетү


Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен билгеләргә өйрәнү, бәйләүче чараларын күрсәтү

01.04


04.04




81

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан

1






04.04





82

83


Б/Ү Сочинение язу

2







08.04

11.04





84

85


Катлаулы кушма җөмләләр

2

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Аңлату, күрсәтү, таблица белән эшләү, күнегүләр

Катлаулы кушма җөмләләрне схемаларын төзетү, компонентла-рын билгеләтү


Катлаулы кушма җөмләләрне табып, аларны схемада күрсәтә белү, төзелешләрен һәм мәгънәләрен билгеләтү

13.04

15.04





86

Туры һәм кыек сөйләм. Текст төзелеше

1

Яңа теманы өйрәнү, ныгыту

Аңлату, әңгәмә, тәрҗемә эше

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндереп язу; текстның мәгънәви кисәкләрен билгеләтү


Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм булдыру

18.04




87

88


БРИ биремнәрен үтәү

4







20.04

22.04





89

90


Сөйләм телен үстерү. Тәрҗемә күнегүләре.

2

Сөйләм телен үстерү.

Аңлату, әңгәмә, тәрҗемә эше






25.04

27.04





Стилистика һәм сөйләм культурасы (6 сәг)

91

92


Стилистика һәм сөйләм куль - турасы

2

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

Эзләнү


Доклад язу

Стильләрне аера белү, татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләшү

29.04

02.05





93

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Түгәрәк өстәл янында”-сөйләшү

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Фикер алышу

Әңгәмә

Сөйләшүдә актив канашу



Үз фикереңне әйтә белү, әңгәмәдә катнаша алу.

04.05




94

Еллык контроль диктант


1

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресе
Диктант язу

Алган белемнәрне куллана белү күнкмәләренүстерү

06.05




95

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Акт, гариза язу.

1

Сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә


Эш кәгазьләре үрнәкләрен искә төшерү

Эш кәгазьләреннән акт, гариза язу күнекмәләренә ия булу.

11.05




96

97

98



99

БРИ на әзерлек

4







13.05

16.05


18.05

20.05





100

101


102

10 – 11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Йомгаклау.



3}2

Белем һәм осталыкларны системалаштыру

Биремнәр үтәү, тестлар буенча эшләү

Үтелгән курс буенча белемнәрен тикшерү


Грамматик форма һәм конструкция-

ләрне гамәлдә дөрес куллана белү



23.05

23.05


25.05







КУШЫМТА
Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге


  1. Абдерәхимова Я. Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан, 2005

  2. Абдерәхимова Я. Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.Казан, 2005

  3. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

  4. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. Казан, 2001

  5. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. Казан. 1999

  6. Гыйләҗева Л.Г. ,Һадиева Г.В. татар теле. 9 нчы сыйныф ДЙА нә әзерләнү Методик кулланма. 2013

  7. Гыймадиева Н., ГалләмоваРузилә. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләрк. Казан, 2010

  8. Зәкиев. Татар синтаксисы.Казан, 2008

  9. Максимов Н. В. , Трофимова С. М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5 – 11.2005.

  10. Гыйләҗева Л.Г., Һадиева Г.В.. Татар теле. Яңа формада ДЙА ззерләнү өчен кулланма. К., 2014

  11. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2006.

  12. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.

  13. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.

  14. Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, 1995

  15. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллрва К.С., Федорова Э.Н.Татар теленнән имтиханuа әзерләнәбез. Казан,“Мәгариф” нәшрияты,2009



Электрон әсбаплар исемлеге


Әсбап төре

Исеме

Мультимедияле программа

“Татар теле. 5-11”, “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.

Диктант№1 (Сентябрь)


Үзара тату яшәү

Гаиләдә өлкәннәр белән кечкенәләрнең үзара тату яшәве – зур шатлык. Бер-береңне ихтирам итү, бер-береңә ышаныч, бер-берең турында кайгырту гаиләне тагын да матурлый, бәхетле итә. Әгәр шундый сыйфатлар булмаса, бу – зур бәхетсезлек. Балачак, яшьлек еллары – тормышның беркайчан да кабатланмас матур вакыты. Балачак кеше күңелендә озак саклана, аннары хатирәгә әверелә. Беә ул вакытка еллар аша кире кайтабыз, матур яшьлегебезне, шу елларда булган матур вакыйгаларны сагынабыз, ямьсез күренешләргәборчылабыз. Яшьлек еллары күңелдә хатирә булып кына калмый, алар кешенең холкын формалаштыра, кешеләрне аңлауда ярдәм итә.

Кечкенәләр апа-абыйларыннан эшкә өйрәнәләр, аларның эшчән, ярдәмчел булулары белән горурланалар, аларга үзләренең таянычы, киңәшчесе итеп карыйлар, алар беләндус яшәргә телиләр, серләрен уртаклашалар. Без, өлкәннәр, үзебездә матур сыйфатлар тәрбияләү белән бергә башкаларны да тәрбиялибез. Менә шуны онытмаска кирәк. Кешенең балачагы мәктәптә дә, гаиләдә дә бәхетле булсын. (131 сүз)

(А. Бикашевадан)

Контроль диктант №2

“Фонетика, орфоэпия, графика. Синтаксис.”(декабрь)


Татар җыры

Вагон стенасына ышкынып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып китте. Аның хәтта тәне һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы, ничектер, бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткерләште. Җырны инде ул, хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

...Менә кыз, әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

Сарман буйларында, ай, киң ялан,

Печәннәре җитәр берзаман шул,

Печәннәре җитәр берзаман...

Һәм егетнең күз алдына, үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бермәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса, китеп бара кебек... (Ә. Еникидән) (164 сүз)
Бирем.

Хәтта бермәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса, китеп бара кебек... Җөмләгә cинтаксик, пунктуацион анализ ясарга.

Диктант №3 (март)

Казаным

Ел фасыллары синең дә йөзеңне үзгәртә, шәһәр яшенә җиткән шәһәр, бакый Казан. Көзләрен генә ал... Идел җиле Татар бистәсе ягыннан сары яфрак явымы белән килеп керә дә, Болак күпереннән сыеп чыга алмыйча, Кабан күле киңлекләренә тарала. Гөмбәзләре, манаралары караеп күренгән шәһәр өстенә тымызык моңсулык иңә.



Кышын төсләр яктыра. Йокыга талган Казан елгасы бозында пингвиннар кебек тезелешкән балыкчылар өстеннән томан күтәрелгәндә, шәһәр алсу дәрьядан йөзеп барган гаҗәеп зур корабка охшап китә.

Ә язлары... Пассажның горур һәм төз сынлы кариатидаларын сипкелләндереп яуган ләйсән яңгыр астында, тротуарга чалкан төшкән тәрәзә шәүләләре өстеннән юка күлмәкләре манма булып тәненә ябышкан кызларның, туфлиләрен кулына тотып, нәкъ менә Казанча чыркылдашып йөгерүләренә түгел, ә онытылып тукталган әбигә игътибар ит әле син: матурлыкка сокланудан җылыймы ул, әллә соң керфегендә яңгыр тамчысы калтырыймы?

Җәйләр җитте исә, кала манзарасының борынгы җыерчыкларын яшеллек каплый. Ослан тавы итәгендәге кояшлы Идел чагылышыннан тагын да агарыбрак күренгән Кремль диварларына карыйм да мин шундый хыялый уйга киләм: шәһәрнең йөзек кашы булып күренгән зифа манара- Сөембикә булмаса, бер җепкә тезелгән йөгерек урамнар таралып китәр иде шикелле. (157 сүз)
Бирем.


  1. Кушма җөмләләрне табып, синтаксик анализ ясарга

Контроль диктант №4

(май)

Сусыз авыл



Аларның авылында зур су юк. Элек-злектән суны көрәкләр белән кәс кисеп буып куялар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне ул су бик җылы була, кояшны аз гына болыт капласа — суына. Бала-чага бик күп җыелса, суы болганчыклана, судан чыкканда, борын асларына, ияккә, күкрәк чокырларына ләм утырган була. Җәй бик коры килгәндә, ул су да кибә, эссе көннәрдә каз-үрдәк авызын ачып, әлсерәп, тавышлары бетеп, тилмереп йөри. Ап-ак казлар каралып бетәләр, хуҗаларына мөлдерәтеп карап, каңгырашып, капка күләгәсендә торалар. Авылда су кибү — зур эш. Моны бөтен тереклек иясе авыр кичерә. Дөрес, эчәргә су бар. Авылның өч-дүрт җиреннән менә дигән чишмә чыга. Ьәр чишмәнең үз исеме бар. Чишмә суы кимеми... Бөтенләй сусыз авыллар була: анда кое белән генә көн күрәләр. Ярым-йорты сулы авыллар да бар: авыл уртасыннан инеш ага, чишмәләр ага, кечерәк кенә буалар була. Зур сулы авыллар бар: авыл читендә, көзгедәй ялтырап, болын суы җәелеп ята, җилле көннәрдә ул су ярларына чап-чоп бәрелеп утыра, су өсләрендә төнбоек, яр кырыйларында серле, куркыныч камышлыклар үсә. Бакча башларында әллә ниткән басмалар, таллыклар, тугайлар... Зур сулы авылда тузан да булмый... (М.Мәһдиевтан) (174 сүз)

Изложение №2 (октябрь)

Солтангәрәйнең тырышлыгы

Солтангәрәй бөтен күңелен укуга бирде. Укытучы ярдәмендә төрткеләр алфавитына шактый төшенә башлады. Дәресләр белән генә канәгатьләнмәде, булган бөтен буш вакытын шул яңа эшкә багышлады. Алай гына да түгел, хәтта төннәр буена калын авыр китаплар капшанып утырды. Яшьтән укымаганлыктан, уку аңа җиңел бирелмәде. Ләкин аның күңеленә әйтерсең ниндидер корт кереп урнашкан иде. Менә шул корт аны һәрвакыт борчып, тынычсызлап торды, һәртөрле кыенлыкларны, эч пошу, кайгы-хәсрәтләрне онытып торырга ярдәм итте.

Ике ай эчендә ул Брайль системасын тулысыңча үзләштерде, шактый тиз язарга һәм сүзләрне бергә бәйләп укырга өйрәнде.

Бу ике ай бүтән яктан да Солтангәрәй өчен һәм башка сукырлар өчен бик нык хәтердә калырлык булды. Күп тырышып йөри торгач, алар өчен кәрзин үрү мастерское ачып җибәрделәр. Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган яисә уку яшеннән чыккан, инде хәреф танудан өметен өзгән күп кенә кешеләр өчен бу чын-чынлап бәйрәм булды.

Кәрзин үрүдә Кармак барысыннан да уздырды. Бу эшкә аның кулы килешеп тора иде. Иптәшләренә караганда ул тизрәк тә, матуррак та үрә һәм үзенең мондый сәләте белән горурланып, еш кына:

— Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс,— ди иде.— Без хәзер һөнәрле. Без әле киләчәктә кәрзиннәр генә түгел, матур-матур креслолар, җиңел-җиңел өстәлләр дә үрербез бу талчыбыклардан!

Солтангәрәй, никадәр тырышмасын, һич тә Кармакныкы кебек матур, җыйнак кәрзиннәр үрә алмады. Бервакыт ул,

зарланып, иптәшенә:

— Ничек алай яхшы итеп үрәсең соң син?— диде.— Минеке гел кыек-мыек була — кулыңа алырга хурланасың, валлаһи!

— Кемнең күңеле нидә бит!— диде аңа Кармак.— Син инде менә ничә китап укырга өлгердең, ә мин әле һаман хәрефләрне аерып бетерә алмыйм. Минем бармаклар шул нәгъләт төшкән төрткеләрне һич кенә дә сизмиләр. Нишләтәсең инде аны? Кайчакта бармак битен игәүләп тә карыйм, юк, булмагач булмый! Томана минем бармаклар. Ә талчыбык ул төртке түгел, аны тотып карап була.

Яхшы эшләгәне, тырышлыгы, гомумән, үз иптәшләре арасында авторитет казанганы өчен, Кармакны мастерскойның оста ярдәмчесе итеп билгеләделәр. «Түрә» булып алгач, Кармак сизелеп үк үзгәрде, үзен чын-чынлап башлыкларча җитди тота башлады. Ләкин әз генә дә борын чөймәде, иптәшләре белән элеккедән дә ныграк дуслашып, аралашып китте һәм, кайчан гына булмасын, теләсә кемгә сүзе-киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итәргә тырышты.

Бераз вакыттан, мастерскойның зур гына файда китерүен күреп, анда щетка ясау цехы ачып җибәрделәр. Бу эшкә ирләрне генә түгел, хатын-кызларны да җәлеп иттеләр. (357 сүз)



Ш. Еникеевтән

Искәрмә
1. Брайль системасы, нәгъләт, талчыбык, «түрә» сүзләренең язылышын тактага язып аңлатырга.

Биремнәр

    1. Укытучы белән бергәләп план төзергә.

Изложение №3 (январь)

Туган нигез

Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. Туктап калды. Күкрәк тутырып, сулыш алды. Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хәтирәләрен, үсмер чак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир — туган авыл шушы була...

Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куер, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар — һәммәсе дә үз урыннарында кебек. Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына тфгел иде, күрәсең.

Эсседә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелдә каршылыклы хисләр уянып алды. Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән әле, дип аклану эзләргә тырышты ул. Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. Ә йорт урыннары әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута, кычыткан баскан чокыр гына түгел. Һәркайсы язмыш дигән сүз. Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның чит җирләрдә җирсеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. Беренче тәэсирләрен җиңеп, үзен үзе кулга алды ул. Һәм барларга кереште: авылдан кемнәр киткән, анда кемнәр калган. ...Ат караучы иде. Ат җене кагылган кеше. Менә сиңа мә, Кәрам абыйлар нигезе бушаган. Миңзифа апа, Мәрьям апалар да сынган булып чыга — сугышта ирләрен югалтып, мәңгелеккә толлыкка дучар ителгән хатыннар,

Мөгътәсим абыйлар нигезе дә ятим түгелме соң?! Җиде кыз үстерә иде алар хатыны белән. Иң олылары, Миңсылу исемлесе, Гыйлемханнан яшь ярымга гына кече. Димәк, Миңсылу да киткән булып чыга. Ә аның Миңсылу тормыш корган, балалар үстергән йортның тәрәзә йөзлекләрен генә булса да урамнан бер күреп узасы килә иде...

Әле һаман авылның чит-читләрен күзәтә иде Гыйлемхан, туган нигезгә күз төшермәскә тырышты моңарчы. Көтеп алынган бәхетле мизгелне беразга гына булса да кичектереп торырга ниятли идеме, әллә киресенчә, ул тарафка караудан курыктымы... моңаеп утырган иске җимерек йортны яисә шул йорт торган урындагы буш нигезне күрергә әзерләнгән иде ул. Кырык ел чамасы элек тәрәзәләренә үзе такта кадаклап киткән, канаты салынган коштай бераз чүгә төшеп аны озатып калган иске йорт күренмәде. Аның урынына алты почмаклы яңа йорт калкып чыккан. Үз күзләренә ышанасы килми торды бертын.

Юк, туып үскән нигезнең буш торуын, җимерек каралты -кураларның сыкрау авазын ишетергә теләмәгән иде ул. Әмма кемдер, башка чит бер кеше, аның туган нигезенә күз явын алырлык йорт салып чыгар дип тә башына китермәде.

Авылга кайткач, кемгә төшү, кайда тукталу хәл ителмәгән иде әле. Аяклар тагын нигезгә каерды. Су буеннан күтәрелгән тыкрыкның уртасыннан бик кызу атлап менде ул. Гүя аны аяклары түгел, күзгә күренмәгән могҗизалы канатлар, җан ашкынуы алып бара. Авылга килеп чыккан сәер юлчыны танырга теләгәндәй, тәрәзәләргә капланып калган хатын-кызда да, үзе артыннан ияргән малай-шалайда да гаме юк иде аның. Әнә тагын бераз, тагын ике-өч йорт үтәсе дә, аннан... Ул туган нигез бусагасында булачак. Төшләренә кереп йөдәткән нигез бусагасында. (467 сүз)



Р. Мөхәммәдиевтән

“Татарстан Республикасы Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



“Каралды.”

Методик берләшмә утырышында каралды

Методик берләшмә

җитәкчесе Юнысова М.М.

1 нче номерлы беркетмә

“ “ август, 2015 нче ел



“Килешенде.”

“ТР Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары_____________ Сафиуллина Э.Ф

“ “ август, 2015 нче ел



“Расланды.”

“ТР Буа шәһәре

М.М. Вахитов исемендәге гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Директоры______________Зиннәтуллин Л.Б.

1нче номерлы боерык

“ “август, 2015 нче ел




Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы

Низамиева Рузинә Һади кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә утырышында

кабул ителде.

1 номерлы беркетмә

август 2015 нче ел

2015/2016 нче уку елы

1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   21


База даних захищена авторським правом ©shag.com.ua 2016
звернутися до адміністрації

    Головна сторінка